Район үзәгендә фонтаннар булачак

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Быелгы җәйге төзелеш сезонында район үзәгендә кимендә берничә җирдә яңа типлы, автомат режимда эшләүче фонтаннар пәйда булуы көтелә. Моның өчен акчаны Татарстан бюджеты бирә, җирле бюджет мөмкинлекләре дә каралган. Шул исәптән халыктан җыелган үзара салым акчалары фонды да кулланылуы мөмкин. Билгеле булганча, авыл җирлеге аша җыелучы бу һәр кешедән 300  сумлык үзара салым акчасы  Казан аша шушы ук җирлеккә 1200 сумга артып кире әйләнеп кайтачак. Булачак фонтаннар күзне иркәлиячәк урыннары инде билгеле һәм бирегә су линиясе сузу, нигезен казу, җир эшләре инде бер атна элек үк башланды. Аларның күбесен Бөек Җиңү көннәрендә ачу планлаштырыла. Матурлыклары буенча алар Мәскәү, Казанныкыннан ким булмасын иде диләр апаслылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International