Үзеңнеке-үзәктә

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

«Табар» хуҗалыгындагы узган гасырның 50 нче еллар уртасында завод капкасыннан чыккан “Газ-53” автомобилен шоферы белән бергә музейга куярлык. Бик тырыш, төгәл Валерий Александрович Кузьмин аны кадерләп кенә тора. Язгы-көзге чәчүдә аның белән кырга чәчүлек чыгара ул.  Яраткан тугрылыклы машинасы, басу-кырлары һәм хезмәттәшләреннән аерылырга ашыкмый. 30 яшьлек “Полесье” бер ел калмый кырга алып чыгучы Александр Михайлович Сусарин да искенең яңаны саклавын яхшы аңлый. Дистәләгән еллар җир сөрү, эшкәртүдә сынатмаучы чылбырлы дүрт ДТ-75 тракторлары да заманча чит ил техникасына биргесез әле бу хуҗалыкта. “Акча санаганны ярата, барысы да эшкә карашка, кадрларга бәйле”,-дияргә ярата хуҗалык җитәкчесе Фәһим Ибәтуллин.

-“Үзебезнең  парктагы җиде “ДОН”, “Енисей”, “Нива”, “Сибиряк”, “Полесье, “КСК комбайннары, сука-культиваторлар белән бер генә елны да кырда эшне өзгәнебез булмады, СССР, Россия, Татарстан  заводларында чыгарылган техниканы тоту арзанга төшә, хәзер башкалар кебек импортны алыштыру проблемасы килеп чыкты дип башыбыз катмый. Шуңа да доллар-евро курсы безнең өчен әллә бар-әллә юк бүген”-диләр игенче-механизаторлар. Алар сүзен хуҗалыкның баш икътисадчысы Анатолий Сусарин да хуплый.

-Җитештерелгән ит-сөт, ашлыкка илдә бәяләр дә тотрыклы, гадел булса барысы да яхшы булачак,-диләр акчаның чын бәясен белүчеләр. Аларның:

-Без үстергән-булдырганны тиенгә сатып алып, 100-200 әр про ент үз бәясен куеп сатучылар кулына сукмасалар, авыл һаман шулай мескен хәлдә калачак,”-дигән сүзләрендә чын хакыйкәть ярылып ята түгелме?!.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International