“Җырлы-моңлы балачак” халыкара телевизион фестивалендә катнашучы Апасның нәни йолдызы Динара Фазлеевага тавыш бирүләр башланды

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Без Динараның “Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Җырлы-моңлы балачак” халыкара телевизион фестивалендә катнашканлыгы хакында хәбәр иткән идек. 27 апрель көнне Динараның чыгышын телевизор экраннары аша да күрсәттеләр. Ул  биредә халкыбызның “Сандугач-күгәрчен” җырын башкарды. Хәзер исә Динарага SMS-тавыш бирүләр башланды.

Тавыш бирү өчен кәрәзле телефоннар аша иң элек “яшь” сүзен, аннан буш урын (пробел) калдырып, аннан 089 санын (“яшь 089”) язып, 5065 номерына  SMS хәбәр юлларга кирәк булачак. Ә Динараның чыгышын карый алмаган булсагыз, аны түбәндәге ссылка аша үтеп, 27 апрель чыгарылышыннан карау мөмкинhttp://tnv.ru/main/telekanal_tnv/yrlymoly_balachak_2015/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International