Сөекле шагыйребез туган көнен “Салават күпере” нәниләре дә зурлап билгеләп үткәннәр

2015 елның 5 мае, сишәмбе

Апасның “Салават күпере” балалар бакчасында балалар Габдулла Тукайга, аның иҗатына багышлап зур бер атналык оештырганнар. Атна буе барган төрле чараларга бакчаның барлык төркемнәре дә бик теләп әзерләнгәннәр.

– Балаларыбыз бәйрәмгә шигырьләр өйрәнделәр, тәрбияче апалары, әти-әниләре белән бергәләп Тукай әсәрләре буенча төрле күргәзмәләр әзерләрделәр, рәсемнәр ясадылар. Мондый чараларда катнашу, төрле күргәзмәләр оештыру баланың күңелен, сәләтен үстерә, гаиләдәге уңай мөнәсәбәтләрне ныгыта. Әти-әниләргә дә активлыклары өчен зур рәхмәт. Шулай бергәләп, бер йодрык булып эшләгәндә генә безнең эшләребез нәтиҗәле буладыр дип уйлыйм , – ди тәрбияче Раилә Гайнетдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International