Районга Татар Энциклопедиясе институты фәнни хезмәткәре, Татарстан Фәннәр Академиясе белгече, эзтабар-галим Рөстәм Нуриев эшлекле танышу визиты белән килде

2015 елның 5 мае, сишәмбе

28 апрельдә районга Татар Энциклопедиясе институты фәнни хезмәткәре, тарихи китаплар авторы, Татарстан Фәннәр Академиясе белгече, эзтабар-галим Рөстәм Нуриев эшлекле танышу визиты белән килде. Музей фондына үз китапларын бүләк итте, рәхмәтләр китабына Апасны ошатуын һәм яратуын белдереп, автограф язып калдырды.

Легендар татар генералы, 6  сугышта катнашкан Мәхмүт Гәрәев чыгышы белән әнисе һәм туганнары ягыннан Апас районы белән бәйле. Бу турыда Борнаш тарихына багышланган “Борнаш иле” китабында да тәфсилләп язылган. Сугыш каһарманнарын барлаган тарихи китапларда да Апасыбыз, Татарстан горурлыгы булган генерал турында күп мәгълүмат табып була. Тагын бер атаклы татар генералы -  Рим  Мостаевның хәрби еллары да Апас белән турыдан-туры бәйле. Ул бездә район хәрби комиссары булып хезмәт иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International