Җиңү Кубогын Апас “танкистлар”ы яулады

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын район хоккей сөючеләре Апасның “Алтын алка” Боз сараенда зур хоккей турниры белән каршыладылар. 3 ай барган сайлап алу матчларында 6 команда чыгыш ясады. Финал ярышлары 3 майда үтте. Гол һәм очколар буенча “Т-34” беренче, “Катюша” хоккей җыелма командасы икенче, Апасның “Ветераннар” командасы өченче урыннарны яулады. Йомралыдан “Комета-1” һәм “Комета-2”, Борнаштан “Чайка” хоккей командалары да яхшы уен күрсәттеләр. Җиңүчеләр Кубок, медальләр һәм Диплом-Грамоталарга лаек булды. Иң актив җанатар, Апастан 12 яшьлек Ленар Хәбибуллинга аерым бүләк тапшырылды. Турнирга иганәчелек иткән эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләре һәм көчле алкышлар яңгырады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International