Җиңү байрагы эстафетасы район буйлап 570 километр юл үтте

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
Апас муниципаль районы һәм Җиңү байрагы эстафетасы май бәйрәмнәре көннәрендә һәр авыл җирлегендә булып,  барлыгы 570 километр юл үтте. Апас мәктәбе спортчы-укучылары аны даими озата барды. Һәр авыл башында байрак йөртүчеләрне җирле мәктәпләрнең иң-иң яхшы укучылары каршы алды. Авыл урамнары буйлап йөгергән эстафетачыларны яше-карты алкышлады. Монумент-һәйкәлләр, обелисклар янәшәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына митинглар үткәрелде. 8 майда байракчылар эстафетасы маршруты сабантуй аланында төгәлләнәчәк. 9 май алдыннан биредә фронтовикларыбыз, сугыш чоры балалары өчен зур чара уздыру планлаштырыла.
Районда Җиңү хөрмәтенә төрле елларда төзелгән 50 дән артык һәйкәл булуы билгеле. 9 майга аларның һәркайсы төзекләндерелергә тиеш дигән бурыч һичшиксз үтәлергә тиеш. Чиктән тыш тузганары урынына яңалары барлыкка киләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International