Коштавылы егете Илдар Бикмуллин яңа Батырлар һәйкәлен төзүгә үз өлешен керткән

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Горький тимер юллар дистанциясенең Юдино хәрбиләштерелгән сак хезмәтендә җитәкче урында эшләүче Илдар Бикмуллин Коштавылында 2-3 ел элек кенә төзелеп сафка бастырылган клуб янәшәсендә быел яңа Батырлар һәйкәлен төзүгә үз өлешен кертергә булды. Башлыча халыктан җыелган үзарара салым акчасына башкарылучы зур эшкә ярдәм итә алуы белән якташыбыз мактанырга бик яратмый:

-Изге, саваплы эшкә  кечкенә генә өлешебез керүгә гаиләм каршы түгел, моңа шатланабыз гына-ди.

Коштавылы авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров авылда Хәтер көненең дә колачлы булып үтүен белдерә:

-Чисталык икеайлыгында авылларда зур эшләр башкарыла. Зиратларыбызда да зур өмәләр үтте. Аларда барлыгы 200 лән артык кеше катнашты,-ди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International