Хезмәт гөрелтесе тынып тормый. Хөрмәтле игенче, икмәк язмышы, табыннар муллыгы бүген сезнең кулларда. Һәр минутның кадерен белеп, эшне күңел биреп башкарыйк. Җиргә салган һәр бөртек саен сезгә игелек яусын, хезмәт уңышлары килсен.
Эшнең оештырылышы, барышы өчен җаваплы кеше буларак, җитәкче-белгечләргә дә күп нәрсә бәйле. Кыр эшләрендә катнашучы һәр кешенең ихтыяҗын белеп тору, тиешле чаралар күрү бурычы аларга йөкләнгән.
Бергә булыйк, бердәм булыйк! Сынатма, игенче!