Районда рәхмәтнең олысы алар исеменә яңгырады

2015 елның 9 мае, шимбә

9 Май – Бөек Җиңү көне районда зурлар билгеләп үтелде. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры ятимнәре – һәркайсы игътибар үзәгендә булды. Менә бишенче ел инде район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән Җиңү бәйрәме алдыннан гомерләре буе әтилеләргә кызыгып, кимсенеп яшәгән сугыш чоры ятимнәрен Бөек Ватан сугышы ветераннарын чакырып хөрмәтләү, алар өчен махсус Сабан туе үткәрү матур традициягә керде. Быел да бу бәйрәм зурлап билгеләп үтелде һәм анда 5 меңнән артык кеше катнашты.

Өлкәннәребезне быел район үзәгендә зур үзгәрешләр каршы алды. Чөнки Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан биредә күләмле әөерлек эшләре барды. Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашучылар хөрмәтенә Мемориаль торгызылды, шулай ук Җәлилчеләр, тракторчы хатын-кызлар исемнәре дә мәңгеләштерелде. Сугыш чоры балаларына багышланган махсус һәйкәл Герой шәһәрләрнең исемнәрен гәүдәләндергә монумент, Җиңү маршалы, 4 тапкыр Советлар Союзы Герое Георгий Җуков, халык шагыйре Габдулла Тукай һәм балалар шагыйре, якташыбыз Шәүкәт Галиев бюстлары да урын алды.

Бәйрәм район үзәгенең иң матур, истәлекле һәм тарихи урыннарында сәяхәт белән башланып китте. Биредәге кичерешләрне, очрашу тәэсирен сүзләр белән генә аңлатып булмый. Орден-медальләрен таккан бабайлар бер сафка тезелә, чордашлар табыша, бер сынык икмәкне бүлешеп җан асраган апалар хатирәләр яңарта, ятимнәр гыйбрәтле язмышларын искә ала, тракторда эшләгән әби-апаларның балалары, оныклары алар сөйләгәнгә нигезләнеп, шул чор авырлыкларына туктала, хезмәт батырлыкларына соклана. Ветераннарның һәрберсе яңалыкларны, үзгәрешне күреп хәйран калды. Күз яшьләре аша үз хис-кичерешләрен җиткерде. Һәм әлбәттә инде һәркем сәяхәтнең соңгы тукталышы итеп, Батырлар Мемориаль комплексына килде, исемлектән әтисен тапты, аны күз яшьләре аша сәламләде, рухына атап дога кылды, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды. 

Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашкан батыр егетләребез хөрмәтенә төзелгән мемориаль яныннан да кеше өзелмәде. Биредә 219 райондашыбызның исеме уеп язылган. Краснодар өлкәсеннән алып кайтылган пушка да урнаштырылган. Кемдер исемлектән батыр авылдашын, туганын тапса, кемнәрдер кулын йөрәк турысына куеп, улы белән сөйләште. 

Сугыш елларында авыр хезмәтне, ирләр эшен үз кулларына алган, тракторлар йөгәнләгән нәфис затлар – 165 хатын-кызның да исемнәре ташка уелып язылды. Трактор макетының биредә урын алуы да юкка гына түгел. Биредә бер Тутай авыл җирлегеннән генә дә 8 тракторчы хатын-кызның исемен табарга була. 

Бөек Ватан сугышы ветераннары, башкала кунаклары район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендә Батырлар Мемориаль комплексындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар. Аннан барлык килүчеләр автобусларга утырып Сабан туе мәйданына юл алдылар.

Тамаша театральләшкән күренеш белән башланып китте. Сугыш чоры елларын чагылдырган бу чара күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, йөрәкләргә үтеп керде. Беркем дә күз яшен яшермәде. Биредә сугыш башланган көн дә, хатын-кызларның окоп казырга китүләре дә, ятимлек ачысы да, тылдагыларның Җиңүне якынайту өчен керткән өлешләре дә чагылыш тапты. Районның мәдәният хезмәткәрләре бу теманы күңелгә үтәрлек итеп ачып бирә, күрсәтә белделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International