Хөрмәтле фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Кадерле кунаклар, райондашлар!

2015 елның 9 мае, шимбә
Сезне Апас муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы һәм азык-телек идарәсе исеменнән Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее белән чын күңелемнән тәбрик итәм.
1945 елның 9 мае – бик кадерле һәм изге көн. Дөнья тарихындагы иң коточкыч сугышка нокта куелды. Туган илебез азатлыгы өчен барган бу дәһшәтле көрәш күпмилләтле Ватаныбызның данын арттырды, халкыбызның каһарманлыгын бөтен дөньяга танытты.
Ләкин Җиңү зур корбаннар белән яуланды. Ирләре һәм уллары сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган аналарның, хатыннарның ачы кайгысын; ачлык, блокада газапларын сүз белән әйтеп бетереп булмый. Күпләрчә миллион кеше һәлак булды. Кала һәм салалар җимерелде, фабрика һәм заводлар җир белән тигезләнде. 11 мең 148 якташыбыз сугышта катнашып, шуларның 7 меңдә 2 се кайтмый калды. Аларның рухлары шат булсын өчен, ятып калган җирләреннән туфракларын туган җиргә алып кайттык. Тыныч йокласыннар райондашлар!
Бүген без ерткыч фашистларның мәкерле юлына чик куйган, аларны үз өнендә тар-мар иткән каһарманнарыбыз алдында, сугыш чорының бетен авырлыгын татыган, дошман хәрабәгә әйләндергән илне искиткеч тырыш һәм зур хезмәт куеп торгызган буын алдында чиксез рәхмәт хисләребезне җиткереп баш иябез.

Хөрмәтле райондашлар! Сөекле туган җиребез имин булсын, кан коеп яулап алынган Җиңү Байрагы Ватаныбыз күгендә горур җилфердәсен!

Сезгә тынычлык, сәламәтлек, мул һәм бәхетле тормыш телим.


Бөек Җиңү Көне котлы булсын!

Иң изге теләкләр белән, Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International