Татарстанда 1 тәүлектә 6,8 мең квадрат метрдан артык төбәк юллары төзәтелгән. Республика юлларындагы чокырларны ямау дәвам итә, дип ачыклык кертә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Узган тәүлекләрдә ТРда 852 тонна асфальт-бетон файдаланып, 6847,07 кв метр төбәк юллары төзәтелгән. Бу эштә Чүпрәле (655 кв м), Буа (439), Аксубай (388), Түбән Кама (365), Тукай (266), Арча (261), Әтнә (260), Биектау (259,3) һәм республиканың башка районнары алда бара.
Сезон башыннан барлыгы 168 мең 728,5 кв м юл төзәтелгән.