Татарстанда язгы культураларга билгеләнгән мәйданның 60 проценты чәчелгән

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Татарстанда 1049,8 мең гектарга язгы культуралар чәчелгән, бу билгеләнгән мәйданның 60 процентын тәшкил итә. Язгы кыр эшләрен үткәрүдә Буа, Нурлат, Саба районнары лидерлык итә, дип белдерделәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Район игенчеләре язгы бодай, арпа, борчак, кукуруз, шикәр чөгендере, берьеллык үләннәр һәм катнаш азык чәчә.

Буа районында 74 процент мәйданда чәчү эшләре башкарылган, Нурлатта – 72, Сабада – 71. Апас, Әлмәт, Түбән Кама районнарында билгеләнгән мәйданның 70 процентын бөртекле культуралар били.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International