Апас һәм Дәүләки мәктәбе укучылары иҗат иткән шигырьләр “Алиш эзләреннән” дип аталган җыентыкка кертелгән

2015 елның 15 мае, җомга
Апас урта мәктәбенең 9 “Б” сыйныфы укучысы Ленар Хафизов (җитәкчесе Рәзинә Ганиева) Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Казан шәһәренең 20нче гимназиясе оештырган “Алиш эзләреннән” исемле I төбәкара фәнни-гамәли коференциясендә катнашып (“Шигърият бакчасында” секциясе), II дәрәҗә дипломга лаек булды. Аның язган шигырьләре “ Алиш эзләреннән” дип аталган саллы гына җыентыкка кертелде. Әлеге чарада Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 6нчы сыйныф укучысы Айнур Баев (җитәкчесе Гөлнара Баева) та катнашты. Ул “Шигърият бакчасы” секциясендә I дәрәҗә Дипломга һәм күпсанлы бүләкләргә лаек булды. Аңа шулай ук үзенең иҗат җимешләре кергән китап җыентыгы да бүләк ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International