Болынбалыкчы авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
Әлеге тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты. Болын Балыкчы авылында 21ел фельдшер булып халык сәламәтлеге сагында торучы Гөлсөяр Сибгатуллина шатлыгы белән уртаклашты. – Авылда 320 кешегә хезмәт күрсәтәм, 14 яшькә кадәрле 50 бала, яңа туучылар бишәү. Эшемне бик яратам. Авылдашлар гел авырып кына түгел, кайвакытта хәл белергә дип тә керәләр. Яңа фельдшер-акушерлык пунктына бик шатландым. Рәхмәт Президентыбызга, район башлыгына, “Селхозтехника ”, авыл җирлеге, “Рәхимов” хезмәткәрләренә олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International