атарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава була. Вакыты белән яңгырлар, көндез аерым районнарда яшен булу ихтималы бар. Татарстан буенча урыны белән, шулай ук Казанда көндез һәм кич төньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Төнге сәгатьләрдә 4-9 градус, көндез 15-20 градуска кадәр җылы була.
Казанда яңгыр көтелә, яшен булырга мөмкин. Төнлә 7-9, көндез 11-13 градуска кадәр җылыта.
21 майга каршы төндә республикада болытлы һава, урыны белән яңгырлар явуы ихтималы бар. Һава температурасы 5 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.