Казанда “Бәллүр каләм”–“Хрустальное перо” журналистлар конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

2015 елның 20 мае, чәршәмбе

Казанның "Корстон" комплексында журналистлар һәм ММЧ арасында уздырыла торган "Бәллүр каләм"-“Хрустальное перо” конкурсы җиңүчеләрен игълан итеп бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләр арасында район газетасы журналисты Ләйлә Шиһабиева да бар.

1998 елдан алып үткәрелеп килгән бәйгенең быелгы үзенчәлеге - "ТРда Мәдәният елы" һәм "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" махсус проектларын булдыруда. Быелгы конкурска 2,2 мең иҗади эш тәкъдим ителгән, катнашучылар арасында, махсус проектлардан тыш, 11 номинациядә җиңүчеләр билгеләнгән. Шулай ук быел "Россия Федерациясендә Әдәбият елы" һәм "Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы" махсус проектларын гамәлгә ашыру хакында да игълан ителде. Әлеге проектлар буенча нәтиҗәләрне икенче елга чыгару ниятләнә.

Унсигезенче тапкыр уздырылган "Бәллүр каләм" - "Хрустальное перо" конкурсында катнашучыларга республиканың әйдәп баручы ММЧ вәкилләре − барысы 26 кешедән торган жюри бәя биргән.

Җиңүчеләргә истәлекле һәм акчалата бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Шулай ук ТР Президентының махсус бүләге − автомобиль республиканың иң яхшы журналистына бирелде. Быел әлеге бүләккә “Республика Татарстан” газетасы баш мөхәрриренең беренче урынбасары Владимир Устиновский лаек булды. Аңа машина ачкычларын ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.

Тантаналы чараны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов ачып җибәрде.

Римма Ратникова: "Безнең бу бәйрәмебезнең тамырлары бик тирәнгә барып тоташа. 1905 елда иң беренче "Нур" газетасы басылган, быел без татар матбугатының 110 еллыгын билеләп үтәбез һәм мин сезне бу дата белән тәбрик итәм. 1998 елда Матбугат көне билгеләнгәннән соң, без "Бәллүр каләм" конкурсын булдырдык. Шуннан алып әлеге бәйгедә 200 дән дә ким журналист катнашканы юк. Бәйгене үстерүегез өчен рәхмәт сезгә", - диде.

Айрат Зарипов: "Без бүген ММЧ арасында уздырыла торган конкурска йомгак ясыйбыз. Мин сезгә илһам гади тормыштан килүен, ирешкән уңышларда гына тукталып калмыйча, яңа үрләр яулавыгызны теләп калам. Бәйрәм белән!” - дип котлавын юллады.

Каләм ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләргә килгән Илдар Халиков та залдагыларга теләкләрен җиткерде. “Мин озак еллар сезнең белән бер фронтта эшлим. Эсседә дә, салкында да бергә хезмәт куярга туры килде һәм ММЧ өлкәсендә эшләүчеләрнең авыр хезмәтен беләм: алар өчен яллар да, бәйрәмнәр дә, начар яки яхшы һава торышы да юк, - диде һәм журналист ветераннарга, техника әле үсеш алмаган чорда хезмәт куючыларга аерым рәхмәт әйтте. – Үзгәртеп кору чорында да журналистларга эшләү җиңел булмады. Интернет барлыкка килгәч тә ул эш җиңеләймәде, киресенчә, җаваплылык тагын да артты. Кайбер материалларны редакцияләүгә дистәләгән минутлар гына бирелә. Сезнең профессиональлегегездән, төгәллегегездән, җәмгыятьнең бүгенге хәлен тоемлый алуыгыздан республиканың бүгенгесе хәл ителә”, - диде һәм республика җитәкчелеге исеменнән журналистларны Татарстан Республикасы Матбугат көне белән тәбрик итте.

Тантанада катнашкан ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” махсус проектында җиңүчеләрне котлады. “Республикада 9 май — Җиңү көнен билгеләп үтүдә 500 меңнән артык кеше катнашты. Бу чараны уздыруда матбугат чараларның роле бик зур булды. Сезнең белән бергә башкарган бу эш 2015 елның 9 маенда гына тәмамланмасын, чөнки Җиңү темасы − ул мәңгелек”, - диде.

 

Апасның “Йолдыз” газетасы журналисты  Ләйлә Шиһабиева “Темасы җирле, осталыгы башкаланыкы” номинациясендә җиңеп чыкты. Котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International