Язгы чәчү уңышлы гына ахырына якынлашып килә. Хәзерге вакытта Татарстанда 1,6 млн гектар җирдә эшләр башкарылган, бу фаразланганның 90 процентын тәшкил итә. Чәчү чоры башланганнан бирле, республика кырларында 2,5 мең берәмлек техника эшли.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Пркемьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, оештыру, матди-техник авырлыкларга карамастан, чәчүлек мәйданнары кимемәгән. Алай гына да түгел, быел ачык грунттагы яшелчәчеләргә, аерым алганда, бәрәңге, шикәр чөгендере үстерүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк.
“Климатик шартлар мөмкинлек бирүгә карамастан, яшелчәнең шактый өлеше безгә читтән керә. Моңа бәйле рәвештә, быел яшелчә мәйданнарын 1,5 тапкырга арттырырга карар кылдык. Әмма төп проблема ел дәвамында яшелчәләрне тиешенчә саклый белмәүгә кайтып кала. Республикада бу төр саклау базалары тиешле дәрәҗәдә җиһазландырылмаган: кайсысы төзекләндерүгә, кайсысы заманча суыткычларга мохтаҗ”, – диде министр. Ул Татарстанда бу максатларга да өстәмә ярдәм чаралары тудырылуын ассызыклап, аларның яшелчә, шул исәптән бәрәңге, үстерү белән шөгыльләнүчеләрдә кызыксыну уятуына игътибар юнәлтте. Моның беренче нәтиҗәләрен быел ук күрәчәкбез, дип белдерде Марат Әхмәтов.
Министр билгеләп узганча, быелгы язгы кыр эшләре кампаниясенә әзерлек дәрәҗәсе шактый югары булган. Минераль ашламалар, орлык, үсемлекләрне саклау чаралары, запас частьлар алуга 8 млрд сум кредит җәлеп ителгән. Республика аграрийлары 4,5 млрд сум күләмендә дәүләт ярдәме алган. Әлеге сумманың 2,3 млрд-ы федераль, калганы Татарстан казнасыннан бүлеп бирелгән. Моннан тыш, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дизель ягулыгының 1 литрын 5 сумга арзанрак бәядән сатып ала алган. Чәчү чорында 140 мең тонна ягулык таләп ителүен исәпкә алганда, бу, ким дигәндә, 700 мең сум акчаны янга калдыру мөмкинлеген тудырылган дигән сүз.
Шулай да, кырлар ашлама белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителмәгән: бүген 1 гектар чәчүлек җиргә нибары 40 кг ашлама туры килә, дип сөйләде министр. Әмма бу хәлне җирнең югары дымлылыгы уңай якка үзгәртергә мөмкин, дигән өметләрен белдерде ул.
Марат Әхмәтов билгеләп узганча, май авыл хезмәтчәннәре өчен уңышлы булды. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар, һава температурасының югары булмавы да булачак уңыш өчен уңайлы шартлар тудыра.
Марат Әхмәтов соңгы 5 елда Татарстанның яхшы уңыш белән сөендерә алмавын ассызыклап: “Республикабыз – үз вакытында 5 млн т икмәк җыеп алуга ирешкән төбәк. Тырышлыгыбыз мондый югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләргә мөмкинлек бирә. Безгә бу традицияләрне кайтарырга кирәк. Табигать безне кыерсытмыйча, эшләгән эшләребезне күреп, берникадәр шәфкатьлелек күрсәтсә, моңа ирешә алабыз. Бу елны шундый итеп күрәсе килә”, – диде.