Җиңеп кайттык

2015 елның 25 мае, дүшәмбе
Әле шушы көннәрдә генә Яшел Үзән районының Күгәй авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм шушы җирлектән булган Советлар Союзы Герое Хәйруллин Хәлил Зиннәтулла улы призына татарча көрәш ярышлары үтте. Биредә без 9 кешелек ккоманда белән катнаштык. Уңышларыбыз да бар. 25 килограммлы үлчәү категориясендә Апас мәктәбеннән Альмир Сабиров беренче урынга чыкты, 45-55 килограмм үлчәү категориясендә шулай ук беренче урыннарны Адел Салаватуллин белән Данил Нәҗмиев яуладылар. Икенче һәм өченче урыннарны төрле үлчәү категориясендә Илнур Сәлахов, Булат Вәлиев, Алмаз Нигъмәтуллин, Айрат Салаватуллин, Ильмир Сабиров (Апас мәктәбе) һәм Раил Фәсхетдинов (Биеш мәктәбе) алдылар. Ярышларның иң матур көрәшчесе булып Альмир Сабиров танылды. Ул “Тамашачы мәхәббәте“н яулап өстәмә акчалата бүләккә дә лаек булды. Барлык көрәшчеләргә дә Мактау грамоталары, медальләр, бүләкләр бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International