– Шөкер, Ходай безгә парлы, матур гомер насыйп иткән. 60 ел гомер 6 көн кебек кенә үтеп китте. Олыгайгач һәр җылы сүзгә күңел була. Район җитәкчелеге безне бик зурлады. Без бүләкләргә, күчтәнәчләргә мохтаҗ түгел, ләкин бит аның артында ихтирам, хөрмәт ята. Без бик канәгать, – диләр Чүрибураш авылыннан Гаделҗан һәм Диләфрүз Габидуллиннар. Җиңү бәйрәме алдыннан гомерләре буе әтилеләргә кызыгып, кимсенеп яшәгән сугыш чоры ятимнәрен, Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтенә оештырылган махсус Сабан туенда аларга район башлыгы Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды.