Шәмбалыкчы авылыннан 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Зөһрә әби Нигмәтуллина район башлыгы кулыннан чәчәк бәйләме, Рәсәй Президентының Котлау хатын кабул итеп алды һәм олы рәхмәтен җиткерде

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

Зөһрә әби Шәмбалыкчы авылында туып үсеп шунда гомер кичергән. Чордашлары белән бергә окоп казуда, урман кисүдә катнашкан.

– Япь-яшь кыз булуга да карамастан авыр кул хезмәте башкарудан тарсынмадык. Комбайнда эшләгән елларның авырлыгын сөйләп кенә бетерә торган түгел. Колхоз эшеннән дә бер генә көн дә калмадык. Егерме өч ел фельдшер-акушерлык пунктында санитарка булдым, - дип искә ала ул. Гаиләдә дә бик уңган, тырыш булганлыгы күренеп тора. Дүрт кыз, өч ир бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары – Суфия, Галия, Рамилә, Алсу апалар әниләре янында бөтерелеп кенә торалар.

–  Әтиебез сугыш ветераны иде. Ветераннарны фатирлы итү программасы буенча Апастан барлык уңайлыклары булган фатир бирделәр. Кыш көне әниебез шунда яши. Җәй көне авылга кайтып торасы килә. Бакчага яшелчәсен утыртабыз, кияүләре кайтып аның янында торалар. Бер генә көнгә дә үзен генә калдырмыйбыз. Авылга кайтып йөрергә юлы әйбәт, кадер-хөрмәте зур, җитәкчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - ди олы кызы Суфия апа Гатауллина.

 –  Әти белән әни безне бик дөрес тәрбияләделәр. Эшне яратырга, туганнар белән тату яшәргә, тормышта югалып калмаска өйрәттеләр. Әниебезне олы юбилее белән котлыйбыз. Шушындый якты, нурлы өйдә чәйләрен куеп, безне шатландырып яшәсен иде, - диләр кызлары һәм кияүләре. Юбилярны шулай ук үзәк хастаханә баш табибы Линар Әхмәтянов та тәбрикләп бүләген тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International