– Мин үземне белгәннән бирле әниебезгә ярдәм итә башладык. Ул колхозда яшелчә бакчасында эшләде, шунда безне күп нәрсәгә өйрәтте. Әти белән иңне- иңгә куеп 59 ел бергә яшәделәр. Барыбыз да тырыш булып, тормышта үз юлыбызны таптык. Әни янына шатланып кайтабыз, - ди Тәтештә яшәүче кызы Фәрдия Гарифуллина. Ләбибә әбине балалары, оныклары, оныкчыклары бик яраталар. Бүгенге тормышы хәсияттә, кадердә аның. Илсөяр апа Мөбәрәкшина яшь бала тәрбияләгән кебек карый аны.