Апаста иң мәдәниятле балалар билгеле булды

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
Уку елы башында беренче класс укучыларына “Мәдәни көндәлек”ләр тапшырганнар иде. Нәниләр ел дәвамында төрле тарихи урыннарда, музейларда, концерт-театрларда булдылар. Ә иң күп мәдәни чараларда, урыннарда булган балалар аерым билгеләп үтелде. Районнан 18 бала район үзәк китапханәсе хезмәткәре Гөлинә Муллахмәтова, Апас урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучылары Гөлшат Насретдинова, Рузилә Гомәрова җитәкчелегендә башкалага “Мәдәни көндәлек” җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына бардылар. Алар “Әкият” татар дәүләт курчак театрында тамаша карадылар. Биредә иң тырыш укучылар – Булат Гаффаров, Эльвина Зыятдинова, Игорь Харитонов “Иң мәдәниятле бала” буларак билгеләп үтелделәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International