Апас районында бер көндә ике янгын теркәлде. Коры һава шартлары хөкем сөрә. Сак булыгыз!

2015 елның 29 мае, җомга
Кызыл Тауда торак йорт янәшәсендәге иске йортка ут каба. Бу күңелсез хәл төшке аш вакытында була. Бәхеткә, төтен чыкканын вакытында күрәләр. Ут тиз арада йөгәнләнә. Бәхетсезлек очрагының сәбәпчесе – иске электр проводкалары дип фаразлана. Шушы ук көнне Югары Акхуҗа авылында агач сарай яна. Мотоблокның аккумуляторында килеп чыккан кыска ялганыштан чыккан ялкын телләре түбәгә үрмәли. Ут вакытында сүндерелә, тирә-күршеләргә һәм торак йортка зыян килми. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International