Район башлыгы котлавы

2015 елның 1 июне, дүшәмбе
1 июнь – ул җәйнең көтеп алынган беренче көне һәм балачакның иң кояшлы бәйрәме — Балаларны халыкара яклау көне. Балачак – иң бәхетле һәм бер мәшәкатьсез вакыт, ул күңелдә җылы хисләр генә калдыра. Бу, әлбәттә, беренче чиратта, ата-аналардан тора. Аларның яратуыннан, кайгыртуыннан һәм назыннан башка чын кеше тәрбияләп булмый.    Балаларыбызны тәрбияләүгә бар көчен һәм күңелен бирүче әти-әниләргә, тәрбиячеләргә, укытучыларга, әби-бабайларга чын күңелемнән рәхмәт әйтәм. Балаларны тәрбиягә алган, аларга эчкерсез мәхәббәтен, гаилә җылысын бүләк иткән һәрбер гаиләгә аеруча зур рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, сабырлык телим. Ә балаларга җәйге каникулларда яхшы ял итүләрен, әти-әниләре һәм дуслары белән аралашу шатлыгын, яңа ачышлар һәм онытылмаслык тәэсирләр телим! Елның һәр көне сезнең шатлыклы елмаюларыгыз, күзләрегездән ташып торган бәхет һәм мәхәббәт чаткылары белән тулып торсын! Хөрмәт белән, Апас район башлыгы Рәшид Заһидуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International