Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр.
Төнлә 16-21 градус җылы, көндез – 27-32. Бигрәк тә Татарстанның көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында эссе булачак.
Казанда төнлә 18-20 градус җылы булса, көндез температура 30-32 градуска кадәр күтәреләчәк.
3 июнь төнендә республика районнарының күпчелегендә яңгыр, яшен, көчле җил көтелә. Кайбер районнарда боз явуы ихтимал. Температура 15 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.