Татар Черкенендә авыл көне үтте

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Татар Черкене авылында Мансур һәм Мөкатдисә Сафиннарның балалары, кияүләре ярдәме белән кое төзелде. Әлеге коены ачу тантанасы авыл көненә әверелде. Танылган җырчылар Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар халыкны ял иттерделәр, рухи азык өләштеләр. Биредә күп кенә җырлар, матур теләкләр, рәхмәт сүзләре яңгырады, авыл халкы кызыклы уеннарда катнашты, бүләкләр отты. Тәмле кое суыннан авыз итүчеләр дә бик күп булды бу көнне. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International