Бакырчы мәктәбендә “Иң матур утыргыч” конкурсы үткән

2015 елның 5 июне, җомга

Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы урта мәктәбендә “Иң матур утыргыч” конкурсы игълан ителде. Әлеге бәйге укучыларның әтиләрендә дә кызыксыну уятты. Беренче урынга Гөлгенә Гайнетдинова, Алсу Идиятуллина, Алия Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендәге башлангыч сыйныф укучылары лаек булды. Әлеге утыргычны ясауда Фәнил Кәлимуллин зур тырышлык күрсәтте.

– Тәнәфесләрдә, дәресләрдән соң укучылар агачлар ышыгында кошлар сайравын тыңлыйлар, әңгәмәләр коралар, ял итәләр. Мәктәп яныннан үткәндә, өлкәннәр дә безнең утыргычларга сокланып, ял итеп китәләр. Мәктәп белән гаиләнең тыгыз элемтәсе дә шундый бәйгеләрдә күренә, – ди мәктәпнең директоры Лилия Сәгъдиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International