Июнь аеның беренче көннәрендә үк район Пенсия фондында 12 әнигә “Ана капиталы“ сертификаты тапшырылды

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Программа чыкканнан бирле районда барлыгы 960 сертификат тапшырылган, шуның 800е кулланылган да инде. Нигездә, бу акчалар торак сатып алу яки яхшырту өчен, киләчәк пенсия, бала укыту өчен тотылган.

 – Хөкүмәтебезнең безне шулай кайгыртканы өчен бик рәхмәтлебез, нәниләребез исән-сау үссеннәр, илләр-көннәр тыныч булсын, – диләр әниләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International