“Бердәм Россия” сәяси партиясе “Прайм-лига” кысыларында футбол матчлары уздыра. 12нче июньдә Россия көнендә республиканың шәһәр һәм авылларында матчлар үткәреләчәк.
Бу гадәти булмаган лига праймеризларда катнашучылардан тора. Мәгълүм булганча, 1нче июньгә республикада алдан тавыш бирү төгәлләнде. Ул 924 мәйданчыкта үтте, аларда барлыгы 12 меңнән артык кандидат һәм 37меңгә якын сайлаучы катнашты.
Безнең районнан “Прайм-лига”да «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Апас жирле бүлеге секретаре, Апасмуниципаль район башлыгы Рәшид заһидуллин һәм барлык авыл җирлекләреннән партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатлар һәм сайлап алучылар арасыннан спорт сөючеләр катнашачак.
Уен сәгать 10.00 да Каратун мәктәбе базасында үтәчәк. Шул ук көнне волейбол, бокс буенча да ярышлар үтәчәк.