Район балаларының җәйге яллары хәвефсез үтәргә тиеш

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

Гадәттә, җәй көннәрендә елга-күлләрдә, буаларда бала-чага чупырдаша, араларында шәһәрләрдән җәйгә кунакка кайтучылар да бик күп.

-Татарстанда сулыкларда батып үлүе балалар бар, бу кара исемлеккә Апас керергә тиеш түгел! Районда тикшерелеп, тиешенчә җиһазланган бер генә табигый су коену урыны да юк. Аларны су коенырга җибәрүче әти-әниләр аеруча сак, өлкәннәр балаларга даими күз-колак булсыннар иде, – ди район административ комиссия секретаре Гөлнара Мәликова.

Республика шәһәр-районнарында бу кызу көннәрдә күзәтүсез калган, өлкәннәр кайгыртуы һәм  назын тоймаган балалар һәм яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салу очраклары да артты. Имтиханнар тапшыру, мәктәп белән хушлашу көннәрендә бу аеруча мөһим. Балаларыбыз хакына барыбыз да игътибарлы булсак иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International