Иске Йомралы кәмите урынына – Югары Ындырчыныкы

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Узган елдагыдан аермалы буларак, быел балалар кәмит яныннан китеп тормадылар. Иске Йомралының халыкка бер гасыр чамасы хезмәт иткән агач кәмите урынына заманчасын ясап куйдылар. Ындырчының алтын куллы остасы Вил Хантимеров белән авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин быел Сабантуй мәйданына кәмитне кире кайтару уен тормышка ашырдылар. Кәмит яныннан халык өзелеп тормады. Балаларны ул нык сөендергән булса, ә аларның әти-әниләрен, олыларны ул балачакларына алып кайтты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International