Апаста район Сабан туенда яңа гаилә туды

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Башка еллардан үзгә буларак, быел Гафиятуллиннар гаиләсе үзләренең никахларын барлык райондашлар алдында – Сабан туеның үзәк мәйданында рәсмиләштерделәр. Яшьләр мәйданга бизәүле, тарантаслы атларда килеп, милли гореф-гадәтләребезне яңарттылар. Яңа гаилә төзегән Алмаз Гафиятуллин һәм Айгөл Әхмәтҗанова икесе дә район үзәгеннән. Киләчәктә туган төбәгебездә төпләнеп калып, биредә хезмәт итәчәкләр. Аларга район башлыгы Котлау хаты һәм бүләккә – автомат кер юу машинасы тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International