"Бердәм Россия" башка партиядән кандидатларга муниципаль фильтрны узарга булышачак. Бүген бу хакта матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, "Татарстанда кайбер кандидатларга "Бердәм Россия" вәкилләре ярдәменнән тыш, депутатлар фильтрын узу авыр булачак".
"Бу - табигый барлыкка килгән сәяси көчләр балансы. Без моңа аңлау белән карыйбыз. Без каршы килмибез, "Бердәм Россия" депутатларына авыл җирлеге һәм муниципаль дәрәҗәдә дә кемгә теләктәшлек итү карарын кабул итү өчен, ирек бирәчәкбез. Мәҗбүриләү булмаячак, әмма сайлауларга киләчәк актив, танылган сәясәтчеләр "Бердәм Россия" партиясе вәкилләреннән ярдәм алачак", - дип аңлатты ул.
Искәртеп узабыз: ТР Президенты вазифасына күрсәтелгән кандидатка теркәлү өчен муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле орган депутатларының 5 проценты теләктәшлек күрсәтергә тиеш. Бүгенге көндә республикада 7 мең 719 депутат исәпләнә. Шул рәвешле, кандидатка 386 имза җыярга кирәк булачак. Әлеге имзаларның 96сы муниципаль район һәм шәһәр округлары вәкиллекле органнары депутатларыныкы булу зарур. Шул ук вакытта кандидатны 34 муниципаль район һәм шәһәр округлары депутатлары да хупларга тиеш.