ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Президентын сайлау кампаниясенә старт бирде

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Президентын сайлауны үткәрүгә әзерлек буенча чараларның календарь планын раслады. Шулай ук, комиссия ТР Президентына кандидатны яклауга муниципаль депутатлар имзалары санын да раслады. Шул рәвешле, сайлау кампаниясенә оештыру старты бирелде. Чарада ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, комиссия секретаре Надежда Борисова һәм башкалар катнашты.

Искәртеп узабыз, бүген Татарстан Дәүләт Советы ТР Президентын сайлаулар үткәрү датасын раслады. Сайлаулар 13 сентябрьгә билгеләнде.

Надежда Борисова билгеләп узганча, ТР Президенты вазифасына кандидатлар күрсәтү, сайлау көнен билгеләү турында карар рәсми рәвештә басылганнан соң, икенче көнне башлана. Кандидатларны теркәү 29 июльдә тәмамлана. ММЧта кандидатларның сайлау алды агитациясе 15 августта башланып, 12 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Әгъзам Гобәйдуллин искәртеп узганча, республикада ТР Президентын турыдан-туры сайлау 2001 елдан башлап үткәрелә. Ул ассызыклаганча, бары сәяси партияләр генә кандидатларны күрсәтә ала. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе билгеләп узганча, киләсе атнада муниципаль сайлаулар буенча сайлау кампаниясе башлана.

"Безгә бер үк вакытта ике зур күләмле һәм җаваплы сайлау кампаниясе үткәрергә туры килә, өстәвенә, без мондый берләштерелгән сайлауларны 1999 елдан бирле үткәрмәдек. Сайлауларны оештыручыларга йөкләмә артуны истә тотып, Үзәк сайлау комиссиясе һәм җирле комиссияләр сайлау процессында катнашучыларның барысына да кирәкле оештыру һәм консультатив ярдәмне күрсәтәчәк", - дип ассызыклады ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

ТР Президенты вазифасына күрсәтелгән кандидатка теркәлү өчен, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле орган депутатларының 5 проценты теләктәшлек күрсәтергә тиеш. Бүгенге көндә республикада 7 мең 719 депутат исәпләнә. Шул рәвешле, кандидатка 386 имза җыярга кирәк булачак. Әлеге имзаларның 96сы муниципаль район һәм шәһәр округлары вәкиллекле органнары депутатларыныкы булу зарур. Шул ук вакытта кандидатны 34 муниципаль район һәм шәһәр округлары депутатлары да хупларга тиеш.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International