Сабан туенда ел саен яңа гына тәпи атлап киткән нәниләр дә мәйдан түрендә булалар. Бу бәйрәм Сатмыш авылыннан Марат Сәлахов, Чурибураштан Рәзил Яруллин, Югары Балтайдан Руфинә Габдрахманова һәм аларның әти-әниләре өчен аеруча истәлекле булды. Нәниләргә зур уенчыклар тапшырылды.
– Сабан туе быел безгә икеләтә истәлекле. Улыбыз Марат тәпи атлап мәйданга чыкты. Зурлаулары өчен рәхмәт, – диләр Сатмыш авылыннан Илшат һәм Гөлинә Сәлаховлар.