"Дәүләтебезнең иң зур бәйрәме ул Россия көне. Бу көн халыкның бердәмлеге, Россия Федерациясе Конституциясендә күрсәтелгән азатлык, демократия һәм гаделлек кебек мөһим кыйммәтләр тирәсенә берләшү символына әверелде. Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең һәрьяклап алга киткән субъектларының берсе. Республикабыз үсешенә Апас халкы да зур өлеш кертә. Без үз Ватаныбыз белән горурланабыз, аны көчле һәм куәтле итеп күрергә телибез. Моңа ирешү өчен өлкән буыннардан килгән традицияләрне, дуслык-татулык мөнәсәбәтләрен дәвам итәргә, яшьләребездә әхлакый кыйммәтләрне, туган җиргә мәхәббәт, хезмәткә хөрмәт хисләрен сакларга, тәрбияләргә тиешбез. Барлык райондашларны Россия көне белән котлыйм, сәламәтлек, иминлек, җитеш тормыш телим. Бу бәйрәм һәркайсыбызга армый-талмый эшләү, яңа казанышларга ирешү өчен этәргеч булсын, милли горурлык, Ватанга мәхәббәт хисләрен арттырсын", диелә район башлыгы котлавында.