Кече Болгаерның алма бакчасы быел да кунаклар кабул итте. Биредә “Свияга” берләшмәсе көче һәм шәхси эшмәкәрләр булышлыгы белән Сабан туе гөрләде. Авыл үзешчәннәре җыр-моңнарын, биюләрен бүләк итте. Хезмәт алдынгылары макталды, данланды. Авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина, бүлекчә җитәкчесе Илфир Хөсәенов, Кече Болгаер авылы егете, бүген районның торак-коммуналь хуҗалыгын җитәкләүче Айдар Мөхәммәтшин авылдашларын бәйрәм белән тәбрик итеп, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтләрен ирештерделәр.
Ир-егетләрнең иң асыллары көрәш мәйданында бил алышты. Баш батыр булып Равил Хәсәнов калды.
Сабан туе олысы-кечесе өчен истәлекле булды.
– Йомырка кабып та чаптым, капчык киеп тә сикердем, күз бәйләп уенчык та кистем. Бүләкләр дә алдым. Бик кызык булды. Өйгә кайтасы да килми, – ди биш яшьлек Аяз Баһаветдинов.
Әлмәндәр авыл җирлегендә дә Сабан туе мәйданы күңелле авазлардан гөр килеп торды. Биредә Илдар Галимов тырышлыгы белән балалар өчен мәйданчык та оештырылган иде. Нәниләр таганнар яныннан китеп тә тормады.
Сабан туена читтән кайтучылар да күп булды.
– Классташларымны күрдем, күптән күрешмәгән дусларымны таптым. Бик күңелле. Һәр ел саен ашкынып кайтам, оештыручыларга рәхмәт, – диде Фидания Вәлиева.
Быел Сабан туеның иң зур бүләге – тәкәне Зөлфәт Хафизов алды. Ул баш батыр булып калды. Укучы балалар арасында җиңүче булып 10 класс укучысы Зөлфәт Шакиров танылды. Сабан туенда район башлыгы Рәшид Заһидуллин да катнашты. Ул көрәш батырларына үзенең шәхси бүләген бирде.
Бәйрәмдә иң зур хөрмәт хезмәт алдынгыларына, чәчү батырларына, авыл хезмәтчәннәренә күрсәтелде. Җитәкчелек тарафыннан иң матур, ихлас сүзләр дә аларга юлланды. Һәркем канәгать калып, күтәренке кәеф белән таралды.
Зур Күккүз авыл җирлегендә Сабан туе быел да югары дәрәҗәдә оештырылды. Мәйданның һәр почмагында тулы тормыш кайный иде: кемдер чүлмәк вата, кемдер гер күтәрә, капчык киеп йөгерә, кул көрәштерә. Казаннан кунакка кайткан 57 яшьлек Хәйдәр абый Миңнегалиев исә капчык сугышында катнашты:
– Күптән инде авыл Сабан туена кайта алганым юк иде. Менә быел бөтен мәшәкатьне кырыйга куйдым да, бәйрәмгә кайттым. Яшьлек елларым искә төште. Бәйрәмнең тәмен белеп, бөтен уенда катнашып йөрим. Милли йолаларыбыз югалмасын. Җитәкчеләргә, оештыручыларга, башлап йөрүчеләргә рәхмәт, – диде ул.
Бәйрәмгә Наил абый Мәүледов быел да бизәүле аты белән чыкты, теләүче һәркемне мәйдан әйләндерде.
– Иртә белән үк атымны бизәп куям. Йорттан-йортка кереп, балаларны Сабан туена өндәп йөрим әле. Йөрәк бер дә картаймый бит. Шушындый күркәм бәйрәмнәр белән яшәрә генә ул, – ди ул.
Күккүз Сабан туенда баш батыр булып 11 класс укучысы Алмаз Габидуллин калды.
Чурибураш авыл җирлеге халкы да милли бәйрәмебезне көтеп алды, алдан ук әзерләнде, Сабан туена бик күңелле итеп бүләкләр җыелды.
Мәйдан халык уеннарыннан гөрләп торды. Волейбол ярышы оештырылды. Көрәш тә бар кешене җәлеп итте. Биредә батырларга ике тәкә әзерләнгән иде. Укучы балалар арасында батыр булып Элназ Ибраһимов калды, кунаклар арасында Салават Минһаҗев җиңеп чыкты.
– Сабан туе – иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Анда катнашмый калу мөмкин түгел. Уеннарда да катнаштым. Көянтә-чиләк белән су ташыдым. Килен булып килгән чаклар искә төште, – ди Танай-Турай авылыннан Тәслимә апа Вәлиуллина.
Сәхнәдән көн дәвамында җыр-моң агылды. Гөлия Хәйруллина үзенең иҗатташ дуслары белән авылдашларын күңелле ял иттерде.
– “Свияга” берләшмәсенә һәм шәхси эшмәкәрләргә рәхмәт. Бәйрәмебез истә калырлык булды, – диде авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Хәйруллина.
Иске Йомралы Сабан туена халык агылды да, агылды. Иртәдән үк мәйданда җанлылык хөкем сөрде.
– 15 төрле халык уены оештырдык. Колгага менеп әтәч тә алдылар, капчык сугышында да сыналдылар. Аркан тартышта, гер күтәрүдә да теләп катнаштылар. Авыл эшмәкәрләре бик теләп булышты. Аларга һәм “Свияга” берләшмәсенә рәхмәт”, – ди авыл җирлеге башлыгы Алсу Хәйруллина.
Сабан туе кунаклары ат чабышын да зур кызыксыну белән күзәтте. Биредә 6 юртак катнашты. Иң беренче булып Фәнил Гайнетдинов килде. Көрәш тә бик кискен барды. Баш батыр булып Ленар Хәмидуллин калды. Укучылар арасында җиңүче – Дамир Сибгатуллин. Килгән кунаклар арасында Рафаэль Хәсәнов җиңү яулады.
Халык район мәдәният йорты хезмәткәрләренең һәм авылдашларының җыр-биюләрен карап хозурланды. Соңыннан күмәкләшеп биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.