“Бердәм Россия” матчы кубогына “Депутатлар” командасы ия булды

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

12нче июньдә Россия көнендә“Бердәм Россия” сәяси партиясе  “Прайм-лига” кысыларында футбол матчы  уздырды.

Бу гадәти булмаган лига праймеризларда катнашучылардан тора. Мәгълүм булганча, 1нче июньгә районда  алдан тавыш бирү төгәлләнде. Ул 22 мәйданчыкта үтте, аларда барлыгы 262 кандидат һәм 663 сайлаучы катнашты.

Бәйрәм көнне Каратун урта мәктәбе стадионында  партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатлар һәм сайлап алучылар арасыннан спорт сөючеләр үзләрен футбол ярышларында сынап карады. Уенда барлыгы 4 команда катнашты, бер команда “Депутатлар”(әлеге команда да депутатлыкка дәгва кылган кандидатлар һәм Азбаба авылы яшьләре уйнады), икенче команда “Сайлаучылар” ( әлеге командада праймеризда катнашучы сайлаучылар һәм Апас яшьләре уйнады) һәм ике команда Каратун һәм Морзалар яшьләре командасы. “Бердәм Россия” партиясенең кубогы “Депутатлар” командасы ия булды, икенче урынга “Сайлаучылар” командасы лаек булды, 3 урында – Морзалар яшьләре командасы .

Шул ук көнне укучы кызлар арасында “Бердәм Россия” партиясенең Апас җирле бүлеге медальләренә волейбол ярышы да узды. Әлеге кызу уенда беренчелекене Апас урта мәктәбе кызлары яулады, икенче урында – Биеш урта мәктәбе, ә өченче урында  - Болын Балыкчы төп гомуми мәктәбе кызлары. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International