Апаслылар “соры” хезмәт базары хакындагы шикаятьләрен “Халык контроле”нә яза алалар

2015 елның 17 июне, чәршәмбе
Хәзер “Халык контроле” мәгълүмат системасы буенча “соры” хезмәт базары турындагы шикаятьләр дә кабул ителә. Биредә райондашлар хезмәткәрләргә “соры” хезмәт хакы түләүче, хезмәт хакын вакытында түләмәүче, тиешле тәртиптә рәсмиләштермәүче эш бирүчеләр хакында мәгълүмат калдыра ала. Бу чара законга каршы мәшгульлекне, хезмәткәрләргә мөнәсәбәтне үзгәртергә, кесәдән хезмәт хакы түләүне бетерергә мөмкинлек бирәчәк. Болардан тыш, халык эш урыннарындагы куркынычсызлык, хезмәткәрләр сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч тудыра торган шартлар турында да “Халык контроле”нә яза ала. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International