Районыбыз социаль хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

2015 елның 22 июне, дүшәмбе
Бу тармакта бүген 98 кеше хезмәт күрсәтә. Өлкәннәрнең, ярдәмгә мохтаҗларның җаен белеп, йөрәк җылысын биреп эшли алар. Бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова хезмәткәрләрнең һәркайсына изге теләкләрен юллады, җаваплы эшләрендә сабырлык, түземлек теләде. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, үзәк хастаханә баш табибы Ленар Әхмәтянов, музей директоры Рәмис Ногманов чыгышларында бу тармакта эшләүчеләргә җылы сүзләр яңгырады. Бер төркем социаль хезмәткәрләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр. Апас ветераннар Советы каршында оешкан “Бер картлыкта, бер яшьлектә“ иҗат коллективы Туфан Миңнуллинның “Йөрәк маем“ әсәреннән өзек күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International