Районга Татарстан Республикасы прокуроры Илдүс Нәфиков килде

2015 елның 22 июне, дүшәмбе
Ул Әлмәндәр һәм Борнаш авылларында халыкны кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында пай җирләре өчен салым түләве, яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту, халыктан җыелган сөт өчен түләү мәсьәләләре буенча сорау бирүчеләр булды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район прокуроры Ришат Шакиров та республика прокуроры белән берлектә халык белән аралашты. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International