27 майда “Казан ярминкәсе“ндә “Балачак дөньясы“ күргәзмәсе кысаларында әниләрнең һәм гаиләнең матурлыгын, күркәмлеген чагылдырган “Нечкәбил-2015“ республика бәйгесенең сайлап алу туры башланды. Бирегә үз гаиләләре белән финалистлар һәм быелгы бәйгенең яңа катнашучылары килде.
Татарстан Республикасында 155 милләт вәкилләре яши, алар арасында катнаш никахта торучылар да бихисап. Нәкъ менә гаилә мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, туган телебезне, рухи байлыгыбызны киләчәк буыннарга тапшыруда төп нигез булып тора. Республикабызда гаиләне яклау һәм саклауга зур игътибар бирелә. “Нечкәбил“ республика бәйгесе дә лидерыбыз Рөстәм Миңнеханов кайгыртуында уза. Ун ел дәвамында узган бу бәйгенең ярымфиналында 450 бәхетле гаилә катнашты. 150 хатын-кыз – сөекле әни, тормыш иптәше, яраткан кызлар үз гаиләләре белән финалга җиттеләр. “Нечкәбил“нең зур бер гаиләсе булып торалар.
Мәрхәмәтлелектән башка яхшылык булмаган кебек, “Нечкәбил“дән башка шәфкатьлелек тә юк. Һәм бу үз чиратында күп гаиләләрне “Гаилә канаты астында“ Клубына берләштерде. Быел сайлап алу туры кысаларында “Гаилә бөтиләре ярминкәсе“ хәйрия акциясе башланды. Акциянең максаты – авыру балаларга, балалар хосписы пациентларына (Анжела Вавилова фонды) ярдәм итү иде. Шәфкатьлелек, мәхәббәт, сәламәтлек теләп эшләнгән һәм бүләк ителгән бөтиләрнең балаларга һичшиксез ярдәме тиячәк. Бу хәйрия ярминкәсе “Нечкәбил“ бәйгесенең финалына кадәр дәвам итәчәк. Барыгызны да акциядә катнашырга чакырабыз. Моның өчен гаилә бөтиен бәйге дирекциясенә алып килергә кирәк.
Татарстанның күркәм әниләрен гаиләләре белән “Нечкәбил-2015“ бәйгесендә катнашырга чакырабыз. Бәйгедә яшь әниләр дә, шулай ук 45 яшьтән узган хатын-кызлар да катнаша алалар. Үзегезнең бәхетле гаилә серләре белән уртаклашыгыз.
“Нечкәбил“нең ярымфиналы 6 сентябрьдә, ә бәйге финалы Әниләр көне уңаеннан агымдагы елның 28 ноябрендә булачак.
Бәйгенең сайлап алу турлары 15 июньдә – Лаешта, 19 июньдә – Яңа Чишмә һәм 20 июньдә Мамадышта үтәчәк.