Иске Әнәле авылындагы “Мөхәррәм“ мәчете каршында балалар өчен ял һәм тәрбия-укыту лагере эшләде

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Биредә 3 июньнән 16 июньгә кадәр 15 бала ял итеп гыйлем алдылар.

 – Балаларның активлыгына ис китәрлек. Алар өчен барлык шартларны да булдырырга тырыштык. Ике тапкыр ашату оештырылды. Мөгаллимә Гөлчәчәк ханым башлангыч дин дәресләре укытты, дин-шәригать тәртибе, әхлакка өйрәтте. Бу күркәм гамәл әти-әниләргә дә бик ошый. Алар балаларын, оныкларын алып киләләр, дәресләрендә катнашалар. Ураза тәмамлангач лагерьны тагын оештырырга уйлыйбыз, – ди мәчетнең икенче имамы Мостафа хәзрәт.

Пешекчеләр Саера Шәйхиева, Люция Идиятуллина, ярдәмчеләре Дилә Сафина балаларны тәмле ризыклар белән сыйлаганнар.

 – Мин күп дога сурәләрен беләм, биредә бик ошый. Без хәрәкәтле уеннар да уйныйбыз, әкият-шигырьләр дә тыңлыйбыз, кызыклы хәлләр турында сөйләшәбез. Бирегә тагын килер идем әле, – ди Камил Хәсәнов.

Аяз Җәләлетдиновка да лагерь бик ошаган. Дәү әнисе белән килә ул мәчеткә. Шактый сурәләр дә белә икән.

Балаларның, әни-дәү әниләрнең кайсы белән генә сөйләшсәң дә лагерь эшеннән канәгать булуларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International