“Салават күпере” балалар бакчасында гөрләде Сабантуй бәйрәме

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Халкыбызның милли бәйрәмен быел “Салават күпере” нәниләре дә зурлап билгеләп үттеләр. Балалар шатланып милли уеннарда катнаштылар, җыр-биюләр башкардылар. Тирә-юнь сабыйларның шат авазларына күмелде. Беркем дә читтә калмады. Хәтта иң кечкенә нәниләр дә чиләк тотып йөгерде, таяк тартыштылар.

– Бу бәйрәм безнең балаларыбыз өчен зур шатлык. Аларның бергә-бергә рәхәтләнеп уйнаулары, шат авазлары безнең өчен дә зур сөенеч, – ди бакча мөдире Гүзәлия Гәрәева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International