Районыбыз болыннарында җиләк өлгерә башлады. Инде тау битләрендә җиләк җыючы халыкны күпләп күрергә мөмкин. Тик, җиләк җыйганда тирә-юньгә аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә. Чөнки республика буенча елан чагу очраклары теркәлгән.
– Чаллы шәһәрендә 56 яшьлек хатын-кыз үзенең бакча биләмәсе янында җиләк җыйганда кинәт кенә кулында авырту тоя. Шуннан соң гына үзен чаккан еланны да күреп ала. Хастаханәгә үзе барып җиткән хатын-кызга тиз арада ярдәм күрсәтелә. Табиблар әйтүенчә, аның гомеренә бернинди куркыныч та янамый, – дип яза