“Аренда торагы” программасында Апас та катнаша

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов белдерүенчә, быел Салават Кәримов урамында тагын 3 катлы, егерме дүрт фатирлы ике йортка нигез салыначак. Шуларның берсе-чиратка куелган, авария чигендәге йортларда яшәүче 16 фатир хуҗасына тәгаенләнә. Бу йорттагы калган  фатирлар социаль ипотека буенча бүленәчәк. Бер 24 фатирлы  йорт исә торак шартларын яхшыртырга теләгәннәр яки тору урынына мохтаҗлар өчен“Аренда торагы” программасына кертелә. Аннан фатир алу өчен аерым исәпкә басарга, район башкарма комитеты җитәкчесе исеменә гариза язарга, тиешле документлар тупларга кирәк булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International