“Бөек Болгар” Бөтенроссия тарихи фестивальдә апаслылар да катнашачак

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Быелгы Болгаер җыенында тарихчы-галимнәр, археологлар раслаганча, узган ел Бөтендөнья ЮНЕСКО оешмасының мәртәбәле исемлегенә кертелгән, 1500 еллар элек кеше яши башлаган шәһәрлек-ачык һавадагы музей-тыюлыкта былтыр 283 мең турист һәм мөсафир булып киткән. Быел биредәге мөмкинлекләр һәм шартлар дөнья, Европа таләпләренә күпкә якынайган. Болгар музей-тыюлыгы, “Яңарыш” Фонды, Татарстан Хөкүмәте туристлар санын 2015 елда 350 мең кешегә җиткерү бурычы куя. Хәзер биредә 2 мең кешегә исәпләнгән стационар палаткалар шәһәрчеге, 8 мең кеше сыйдырышлы “кыргый” лагерь корырлык, су, ут, канализация үткәрелгән аерым әзерләнгән мәйданнар, автокемпинг-мотель, 500 урынга исәпләнгән заманча кунакханәләр бар. Якынча исәпләүләр буенча, Изге Болгар шәһәрлегенә былтыр Апас районыннан 1500 мосафир, тарих белән кызыксынучылар сәфәр кылды,-ди яшьләр эше, спорт район комитеты баш белгече Гөлира Шиһабиева.

14-16 августта Болгарда үтәчәк тарихи реконструкция “Бөек Болгар” Бөтенроссия тарихи фестивальдә катнашу өчен Апастан 200 ләп кеше барыр дип көтелә. Алар сафына сез дә кушыла аласыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International