Россия Хезмәт министрлыгы 2016 елгы бәйрәмнәргә кагылышлы ял көннәрен күчерү турындагы канун проектын әзерләде. Киләсе елга безне бер ай диярлек бәйрәм яллары көтә,– дип яза intertat.ru.
Январь ае. Яңа елда Россия халкы 10 көн ял итәчәкбез. 2 һәм 3 гыйнвар көннәре шимбә-якшәмбегә туры килгәнлектән, аларны 3 май һәм 7 мартка күчерәчәкләр.
Февраль аенда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өч көн рәттән – якшәмбе, 21 февральдән, башлап ял итәчәкбез.
Март аенда, Халыкара хатын-кызлар көнендә бәйрәм ялы дүрт көнгә сузылачак – 5-8 март.
Май бәйрәмнәрендь дә яллар саллы булачак – Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан 30 апрель-1 майда дүрт көн буе, Җиңү көнендә 7-9 майда өч көн рәттән ял итәчәкбез.
Россия көнендә 11 июньнән башлап 13 июньгә кадәр кабат өч көн ял көтә.
Ә ноябрь аендагы Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 4-6 ноябрьдә ял итәчәкбез.
Шулай итеп, безне киләсе елда бәйрәмнәр уңаеннан барлыгы 1 ай ял көтә.