Бүгенге көндә тирә-як районнардагы Картлар йортларында барлыгы 14 райондашыбыз тәрбияләнә. Шунысы сөенечле, районда бәйрәмнәрдә алар янына барып хәл-әхвәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырып кайту традициясе яши.Биредә эшләүчеләр әйтүенә караганда, алар район делегациясен атна-ун көн алда көтә башлыйлар икән. Халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе алдыннан бу райондашларыбыз кабат район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр һәм котлау открыткалары кабул иттеләр.
Буа шәһәрендәге Картлар йортында 10 райондашыбыз тәрбияләнә. Аякта йөри алганнары якын туганнарын күргәндәй каршыбызга ук чыктылар. Көткәннәр, бик көткәннәр шул. Күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Акрынлап, җайлап хәлләрен белешәбез. Һәркайсы үзенекен сөйли, сораштыра. Эльмира Закирова (Чәтбаш) белән Фәрзәнә Гыйламова (Шыгай) арада иң яшьләре. Һәр эштә ярдәм итәргә әзер торалар икән.
– Бер атна авылда туганнарымда торып килдем. Шөкер, күңелемне юатырга алар бар әле, исән-сау гына булсыннар, – ди Фәрзәнә.
Роза апа Адаматованың да кәефләре әйбәт, чордашларын бик сорашты. Ветераннарның район советы рәисе Мәнфүсә апа Хәкимҗанова белән сөйләшеп туя алмадылар.
– Безнең өстебез бөтен, тамагыбыз тук. Бернигә мохтаҗлыгыбыз юк. Шулай искә төшергәннәре өчен район башлыгына рәхмәтебезне ирештерегез, изге юлда йөргән һәркемне Ходай зурласын, – диде Роза апа.
Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова изге теләкләре белән һәркайсына күчтәнәч пакетлар, бәйрәм открыткалары таратып чыкты. “Тагын килегез, онытмагыз“, – дип рәхмәтләрен әйтеп, күз яшьләренә төелеп озатып калдылар безне.
Юлыбызны дәвам итеп Тәтеш районының Шәмәк авылындагы Картлар йортына киттек. Биредә ике райондашыбыз Әлмәндәрдән Фәния әби Шәрәфетдинова белән Танай-Турайдан Анатолий Краснонос тәрбияләнә.
Узган ел баруымда Фәния әбидән авылы, авылдашлары турында сорашкан идем. Яше олы булса да хәтере әйбәт булып чыкты аның. Авылдагы йорты, тирә-күршеләре турында сөйләде. Апаска күчеп киткән күршесе Асия апага, аның балаларына сәлам дә әйтүемне үтенде. “Алар мине кайда икәнлегемне белмиләрдер әле“, – дигән иде. Мин Фәния әбинең сәламнәрен җиткердем. Рәхмәт яусын, шуннан соң Асия апа, аның кызлары Гөлсинә, Гөлшат, улы Ринат һәрдаим әби янына барып йөриләр икән.
– Мине Буадагы картлар йортына күчереп булмасмы икән, үз милләтем янында булыр идем. Бик тә татарча сөйләшеп утырасым килә, – диде ул район башлыгы урынбасарына мөрәҗәгать итеп. Гөлчәчәк Мәүлетова бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде.
Кайбыч районының Федоровск авылындагы Картлар йортында ике райондашыбыз бар. Аның берсе Мөзәянә апа Моталлапова (Болынбалыкчы), икенчесе Асия апа Җәләлиева (Апас). Асия апа биредә яңа кеше икән. Безне күргәч сүзен дә әйтә алмыйча елады. Күчтәнәчләргә дә бик сөенделәр. Мөзәянә апа “Безне онытмагыз, безне югалтмагыз“, – дип кабатлый-кабатлый озатып калды.
14 кеше, 14 төрле язмыш. Кемдер гомерен ялгызлыкта үткәреп, ахыр чиктә бирегә килгән, кайсыдыр балалар үстереп тә артык булып калган. Өлкәннәр әйтмешли, һәркем язмышта язылганны күрәдер инде.
Якыннарыгызны югалтмагыз.